Рус баласына татар теле нигә кирәк?
Беркөнне мин рус телендә язылган "Насильно родным не будешь"дип исемләнгән мәкаләгә тап булдым. Рус баласына татар теле нигә кирәк? Кем тели укысын, мәҗбүри укытуны бетерсеннәр, дигән фикер ассызыклана әлеге язмада. Күңелемдә җыелып килгән ризасызлыкка соңгы тамчы кебек тәэсир итте әлеге мәкалә.